Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы ташуга әзерлек башланды

Шәһәрдә боз эрүгә актив әзерлек бара: су үткәрү торбалары һәм яңгыр канализацияләре чистартыла. 

Быел кар запаслары узган ел белән чагыштырганда 20 сантиметрга югарырак булу сәбәпле, язгы ташуга бәйле вәзгыять катлаулырак булачак, дип хәбәр итте Алабуга телеканалына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ГО идарәсе башлыгы Николай Доронин.

Боз калынлыгы 60-80 см га җитә, шуңа бәйле рәвештә кече елгаларда су тоткарланырга мөмкин. Хәзерге вакытта уңай һава температурасы урнашу белән күпләп кар эри башлауга әзерлек эшләре бара.

Алабугада язгы ташудан барыннан да ешрак Октябрь һәм Яр буе урамнары зыян күрә. Быел Куйбышев сусаклагычы якынча ике метрга бушатылган һәм суга китәргә урын булганлыктан, су басу булмаска мөмкин, дип фаразлана. 

Шәһәрдә боз эрүгә актив әзерлек бара: су үткәрү торбалары һәм яңгыр канализацияләре чистартыла. 

Су ташу апрель азагы-май башында көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев