Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада язгы кыр эшләре тәмамланды

Район кырларында чәчү эшләре тәмамланды. Сабан культуралары быел 37243 гектар җирне били.

Бөртекле сабан ашлыгы 24201 гектарда чәчелгән, шул исәптән бодай - 12470, арпа - 8694, солы - 1137, борчак - 860, кукуруза - 940 гектарда. "Якты үзән" җәмгыятендә 100 гектарда борай чәчелгән.

Быелгы чәчү эшләрен "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында, "Яшь көч" һәм "Яңа Юраш" агрофирмаларында, "Якты үзән" җәмгыятендә яхшы оештырдылар һәм беренче булып тәмамладылар. Бәрәңге 200 гектардан артык җиргә утыртылган, ул бүленгән мәйданның якынча 80 процентын тәшкил итә. "Нократ таңнары" җәмгыятендә 220 гектарны яшелчәләр алып тора, бу планның 68 проценты дигән сүз.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Александр Косов хәбәр итүенчә, кырларда инде яхшы гына шытымнар пәйда булган, аларны кыр хезмәтчәннәре карап кына тора. Бүген басуларда тырмалау эше бара.

Кыр бәйрәменә

Район механизаторлары арасында хезмәт ярышының нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Беренче урында - "Яңа Юраш" агрофирмасыннан Илсур Шәйдуллин, ул "Версатилия-220" тракторында 1013 гектар җирдә эш башкарган. "Яшь көч" агрофирмасыннан Алмаз Закиров исәбендә - 904 эталон гектар, Сергей Поторочин ("Якты үзән" җәмгыяте) МТЗ-1221 тракторы белән эш нәтиҗәсен 881 гектарга җиткергән.

Александр Куглеев ("Нократ таңнары" җәмгыяте»), Александр Костин (Алабуга икмәк кабул итү предприятиесе), Николай Перминов ("Морт"), Александр Токарев ("Башак"), Рафис Гатауллин ("Привольное"), Сергей Понькин ("Сапфир"), Александр Ижболдин ("Бехтерево") - шулай ук аеруча тырышлык күрсәткән.

Сабан туенда "Нократ таңнары" җәмгыятеннән Елена Щербакованы да хөрмәтләячәкләр, район савымчылары арасында хезмәт ярышында ул беренче урынны яулаган.

Май үләне - сөт биргәне

Күптән түгел савым сыерлары көтүлекләргә чыгарылды, һәм терлекләрнең нәтиҗәлелеге артуга бу яхшы тәэсир итте. Хәзер, Александр Косов сүзләренә караганда, бер сыер тәүлегенә уртача 14,8 килограмм сөт бирә. Бөтен район буенча алганда, күрсәткеч шундый, ә "Яшь көч" агрофирмасында ул 25,7, "Башак" авыл хуҗалыгы кооперативында - 19,2, "Якты үзән" җәмгыятендә - 17,5, "Нократ таңнары" җәмгыятендә - 17,2 килограммга тигез.

Әйтергә кирәк, май ахырында "Якты үзән" җәмгыяте базасында районның ветеринар берләшмә башлыклары һәм ветеринария лабораториясе мөдирләре катнашында республика күләмендә семинар-киңәшмә үтә һәм анда терлек азыгы әзерләүнең сыйфатына кагылышлы сораулар карала. Бу вакыйга алдыннан Авыл хуҗалыгы продукциясе идарәсе ТР Авыл хуҗалыгы продукциясе министрлыгы вәкилләре катнашында, хуҗалыкларда "яшел урак"ка әзерлек эшләрен үзара тикшерүне оештыра.

Галина ВАДИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев