Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабугада җәйге кичләр» фестивалендә барлык санитар-эпидемиологик чаралар сакланачак

Фестивальне оештыручылар һәм муниципалитет барлык санитар-эпидемиологик чараларга игътибарлы булуны сорый.

Иртәгә Алабугада зур музыкаль бәйрәм — «Алабугада җәйге кичәләр» фестивале башлана. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Ягудина быел чараны уздыру үзенчәлекләре турында сөйләде.

Җитәкче сүзләренчә, коронавирус инфекциясе фестивальне үткәрү тәртибенә йогынты ясамый калмаган. Әйтик, артистлар да, тамашачылар да җитди контрольгә алыначак.

— Барлык артистлар һәм хезмәт күрсәтүче персонал ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсен күрсәтергә тиеш. Тамашачыларга да билгеле бер таләпләр бар. Дүрт пост җиһазландырылачак, анда полиция хезмәткәрләре, волонтерлар һәм медиклар кизү тора. Керү урынында һәр тамашачының температурасын тикшерәчәкләр. Моннан тыш, битлекләрне кию һәм социаль дистанция саклау мөһим, — дип аңлатты Лилия Ягудина.

Фестивальне оештыручылар һәм муниципалитет барлык санитар-эпидемиологик чараларга игътибарлы булуны сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев