Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылылык бирү сезонына әзерлек эшләре төгәлләнде

Кисәк суыткан очракта, социаль объектлар һәм йортларга җылы кыска вакыт эчендә биреләчәк.

Бүгенге көндә торак фондны, бюджет учреждениеләрен һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларны җылыту сезонына әзерләү төгәлләнде. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин хәбәр итте. 

2020 елның 5 декабрендә магистраль торба үткәргечендәге зур аварияне бетергәннән соң, ЕПТС һәм МИЗ объектларында барлыкка килгән авария хәлләрен бетерү өчен җиһазларның һәм махсус техниканың әзерлеген тикшерү уздырылган.

Ноябрь башына кадәр «Газель» йөк-пассажир автомобилен сатып алу һәм аны ике бензин-генератор, ике эретеп ябыштыру аппараты, авария һәм планлы эшләр башкару өчен газ белән кисү җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.

«Җәй көне зур диаметрлы магистраль челтәрләрдә аварияләрне бетерү буенча өйрәнүләр уздырылды. Өзеклекләрне бетерү вакытын киметү өчен, эшләр бер үк вакытта ике электр белән эретеп ябыштыручы тарафыннан алып барылды», — дип сүзен йомгаклады ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин.

6 сентябрьдән башлап җылылык челтәрләрен тутыру башланды. Кисәк суыткан очракта, социаль объектлар һәм йортларга җылы кыска вакыт эчендә биреләчәк, дип ассызыклады җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев