Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылыту сезоны башланды

Бу хакта ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин сөйләде.

Алабуга районының барлык белем бирү һәм социаль учреждениеләрендә 8 сентябрьдән җылы бирелә башлады. Бу хакта ТКХ һәм төзелеш Департаменты директоры Андрей Томилин сөйләде.

Аның сүзләренә караганда, күп фатирлы йортлар арасында әлегә Тынычлык проспектындагы 65 һәм Яшьләр урамы буенча 4нче йортта гына җылы бар. Бу йортларда җылылык шунда яшәүчеләрнең заявкалары буенча бирелгән. 

Тулаем алганда, күп фатирлы йортларга җылылык бирү өчен 5 көн дәвамында уртача температура Цельсий буенча 8 градустан да артмаска тиеш. Җылылыкны вакытыннан алда бирү өчен йорт буенча җаваплы кеешләрдән гаризалар сентябрь ахырында ук кабул ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев