Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада җылыту сезоны тәмамланды

Бүгенге көндә барлык күп фатирлы йортларга җылылык бирү туктатылган.

Бүгенге көндә барлык күп фатирлы йортларга (ә Алабугада аларның саны 200дән артык) җылылык бирү туктатылган. Бу хакта Техник инженер системалары ҖЧҖ директоры Рафаэль Сәлахов хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, йортларның барысына да җылылык бирү 4 майда туктатылган. Сүз үзәк котельныйдан җылытылган йортлар турында гына түгел, шәһәрнең кечкенә котельныйларыннан җылылык белән тәэмин ителгән йортлар турында да бара.

Исегезгә төшерәбез, башкарма комитетның җылылык бирү сезоны тәмамлану турындагы карары 1нче май көнне басылган иде. Әмма, Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Сергей Проскин хәбәр иткәнчә, шәһәрлеләрнең фатирларында җылылыкны өзү өчен тагын бер шарт үтәлергә тиеш. Җылылык бирүне туктату өчен уртача тәүлеклек һава температурасы биш тәүлек дәвамында плюс сигез градустан да түбән төшмәскә тиеш. Беренче чиратта җылылык белән тәэмин итүче шәһәр предприятиеләренә, кибетләргә һәм социаль объектларга, мәсәлән, балалар бакчаларына җылылык бирүне туктата башлады. Сүз уңаеннан, быел бу процесс гадәттәгедән тизрәк үтте – гомуми изоляция режимы аркасында күп кенә соцобъектлар һәм җәмәгать туклануы пунктлары болай да эшләмәде, димәк, җылылык та кулланмады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев