Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада «Йорт янында бакча» скверы барлыкка киләчәк

Иҗтимагый киңлек 4нче микрорайондагы Автомобильчеләр урамы буенча урнашкан территориядә булачак.

Әлегә торак кварталлар арасындагы буш җир хуш исле бакчага бер дә охшамаган, әмма август ахырына барысы да үзгәрәчәк.

Сквер барлыкка килү Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрен үстерү программасы ярдәмендә мөмкин булачак. Архитектура концепциясен Legato Sports Architecture компаниясе эшләгән. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сквер урнашачак торак квартал янында бүгенгә полилингваль мәктәп төзелеше бара. Нәкъ менә шуңа күрә архитекторлар торак йортлар янындагы ишегалдын гаилә белән ял итү территориясенә әйләндерергә тырышты. Яңа сквер яшь гаиләләр, аларның әти-әниләре һәм балалар өчен инклюзив мәйданчык булачак.

Архитекторлар матур үсентеләр һәм ял итү өчен уңайлы урыннар булган кечкенә бакчалар булдырырга, төрле чаралар үткәрү өчен үз амфитеатры булган җәмәгать киңлеге оештырырга, воркаут һәм стритбол өчен спорт мәйданчыгы урнаштырырга, төрле яшьтәге балалар өчен үрләр һәм интерактив элементлар булган махсус мәйданчыклар ясарга, шулай ук этләр белән йөрү өчен махсус урын булдырырга планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев