Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада йортларны капиталь төзекләндерү тәмамлана

Барлык эшне тулысынча сентябрьдә төгәлләргә ниятлиләр.

Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә торак йортларга капиталь ремонтның барышы турында сүз булды.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин әйтүенә караганда, быел 24 күпфатирлы йорт тулысынча төзекләндереләчәк. Кече Покров урамындагы 33нче йортта (түбә ремонтлау), Пролетар урамындагы 2нче йортта (инженерлык челтәрләре, җылыту, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, суүткәрү системаларын төзекләндерү) һәм Азин урамындагы 135нче йортта (түбә ремонтлау) эшләр 100 процентка үтәлгән. Җиде йортта төзекләндерү эшләренең 90-95 проценты башкарылган. Әлеге 24 йортта капиталь төзекләндерүнең гомуми күрсәткече — 75 процент.

Андрей Томилин әйтүенчә, барлык эшне тулысынча сентябрьдә төгәлләргә ниятлиләр. Киңәшмәдә киләсе елга планнар турында да сөйләштеләр.

Мисалга, 2022 елда капиталь төзекләндерү программасына 27 торак йорт кергән, шуларның 8е исемлеккә район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча кертелгән. Алар буена гражданнарны кабул итү вакытында сүз булган иде. Капиталь ремонт буласы йортлар исемлегенә шулай ук Төзүчеләр урамындагы 4 йортны (2, 4, 8, 10нчы) керттеләр.

Киләсе елда тагын Мәрҗани урамындагы 7 санлы проблемалы йортны төзекләндерәчәкләр. Анда торучылар йортның торышыннан күп тапкырлар зарланды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев