Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада югары ОДНлы йортларны прокуратура тикшерәчәк

Алабуга прокуратурасы гомуми йорт исәпләве (ОДН) югары булган 19 йортны тикшерәчәк. Аларда кайнар һәм салкын су буенча ОДН күләме 20 проценттан артып китә.

Өч йортта тикшерү инде уздырылган. Якынча йомгаклар буенча ОДНның югары булу сәбәбе -исәпләү приборларының дөрес булмаган мәгълүматлары, шулай ук төзек булмаган исәпләү приборлары.
"Тикшерү нәтиҗәсендә эшкә яраксыз исәпләү приборларыннан файдалану турында 8 беркетмә төзелде, биш фатирда чынлыкта кулланылганы белән чагыштырганда исәпләү җайланмалары мәгълүматларын киметеп күрсәтү фактлары ачыкланды. ОДН күләменә йогынты ясаучы тагын бер фактор - исәпләү приборы күрсәткән саннарны түгәрәкләп тапшыру. Мәсәлән, тотылган 2,7 кубометр су урынына фатирларда яшәүчеләр еш кына фәкать 2 кубометр дигән мәгълүмат җиткерә",- дип аңлатты якынча йомгак нәтиҗәләрен шәһәрнең прокурор ярдәмчесе Булат Нутфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев