Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юл хәрәкәте иминлеген саклауга юнәлгән чираттагы гомумрәсәй акциясе старт алды

Ул 20 октябрьдән 1 декабрьгә кадәр үтәчәк.

Акциянең максаты: җәяүлеләр арасында корбан булучылар санын киметү, җәяүлеләр чыга торган юл белән файдалануны гадәткә кертү, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә карата игътибарын һәм ихтирамын арттыру.

Акция барышында бер төркем профилактик чаралар үткәрү күздә тотыла. Машина йөртүчеләр, автомәктәп курсантлары катнашында "түгәрәк өстәл" һәм профилактик әңгәмәләрдән тыш, балалар белән очрашулар оештырылачак.

Быелның 9 ае эчендә Алаубга районы юлларында 132 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 187 кеше җәрәхәтләнде һәм 29 кеше һәлак булды. Район һәм шәһәрдә җәяүлеләр катнашында 28 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, шуларның 20сендә җәяүлеләр гаепле дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев