Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юллардагы чокырларны ремонтлау эше башланды

Ел саен язын кар белән бергә юл катламы да "эри"

Шәһәрдә юл эшчеләре юллардагы чокырларны ямау эшләренә кереште. Автомобиль йөртүчеләр бу вакыйгага аеруча шат. Яз көне шәһәр эчендәге юлларның зур өлеше чокыр-чакырлы һәм сикәлтәле каршылыклар полосасын хәтерләтә. Әле көз көне генә ярыклар гомумән булмаган урыннарда бүген шактый зур чокырлар барлыкка килгән. Нигездә алар, әлбәттә, үзәк урамнарда, иң җанлы хәрәкәт булган җирләрдә, чөнки анда юл катламнарына йөкләнеш күпкә югарырак.

Һава торышы шартлары аркасында, чокырларны ремонтлау эше ике ысул белән – салкын һәм кайнар асфальт кулланып башкарылачак, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү бүлеге җитәкчесе Алена Миңнебаева.

Беренче чиратта эшчеләр Нефтьчеләр проспекты һәм Әйләнеч шоссе киселешендәге юл участогын төзекләндерүгә кереште. Параллель рәвештә шәһәрнең төп урамын тәртипкә китерү буенча эшләр дә башланды – анда якын арада иң проблемалы участоклар салкын асфальт ысулы белән ремонтланачак. Бу вакытлыча ремонт. Әлеге максатларга шәһәр бюджетыннын 2, 5 миллион сум акча сарыф ителәчәк.

Юллардагы чокырларны ямау процессы теш табибы эшен хәтерләтә. Башта проблемалы участокны чүп-чар, валчыклардан, тузаннан һәм пычрактан чистартырга кирәк. Киләсе этап – төбен һәм кырыйларын  сыек яки сыегайтылган битум белән эшкәртү. Һәм шуннан соң гына юлның  “җитмәгән” өлеше кайнар һәм салкын асфальт белән тутырыла, кирәкле формага кадәр тигезләнә, дип сөйләде участок начальнигы Николай Сидоров.

– Беренче эш көнендә һава шартлары куандырмый, яңгыр ява. Әмма зыянлы түгел, бу эшнең сыйфатына берничек тә йогынты ясамаячак, дип ышандырды ул.

Графикка һәм тәртипкә китерү планлаштырыла торган юллар исемлегенә килгәндә, ул әлегә килештерү этабында, дип аңлатты Алена Миңнебаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев