Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада юлларны ремонтлау һәм тротуарлар салу эше тулы куәтенә бара

Күптән көтелгән юл ремонты Казан урамында да алып барыла.

Бу урам — шәһәребезнең визит карточкаларының берсе, анда һәр турист диярлек йөри, чөнки әлеге урамда 40тан артык мәдәни мирас объекты урнашкан. Җирле халык та анда йөрергә бик ярата. Әмма Казан урамындагы юл инде берничә ел ремонтланмаган. 
«Бу урамда капиталь ремонт ясалачагын белгәч, бик шатландым. Мин инде күп еллар шәһәр җитәкчелегеннән әлеге территория белән шөгыльләнүне сорадым, чөнки аны Алабуганың меңъеллыгына гына тәртипкә китергәннәр иде. Без туристларны бу урам буйлап алып барганда ул тигез, чокырсыз булсын, анда яңгырлардан соң җыелган сулар булмасын иде,» — диде Алабуга музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко.
Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, Казан һәм Спас урамнары, Казан һәм Гассар урамнары киселешендә машиналар зур тизлек белән йөри алмасын өчен, анда ясалма тигезсезлекләр урнаштыру планлаштырыла. 
«Кызганычка, Алабуга яшьләре кичләрен биредә бик зур тизлек белән йөри, гәрчә Казан урамы буйлап автобомильдә йөрү хокукына моның өчен махсус пропусклары булган кешеләр һәм бу урамда яшәүче алабугалылар гына ия булса да. Хәтта безнең дирекция бинасы почмагына да инде ике тапкыр килеп бәрелделәр, машина йөртүчеләр үзләре дә чак кына имгәнмәде, машиналарына да җитди зыян китерделәр. Мондый ваемсызлар биредә дә кешеләр яшәвен истә тотсыннар иде, ясалма тигезсезлекләр аларның тизлеген бераз киметер дип өметләнәм,» − дип белдерде Гөлзада Руденко.
Юлны яңарту шәһәрнең тарихи өлешендә яшәүчеләргә яки эшләүчеләргә генә түгел, бу көннәрдә әлеге объектта хезмәт куючы эшчеләрнең үзләренә дә шатлык китерә.
«Узган ел май бәйрәмнәре алдыннан без биредә тәртип урнаштырдык, чистарттык, әмма яңа асфальт бик кирәк иде. Биредә яшәүчеләр дә, туристлар да бу урам буйлап рәхәтләнеп йөрерлек булсын,» — ди юл эшчесе Әхәт Ситдыйков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев