Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугада Җир-милек палатасы рәисе билгеләнде

18 мартта Алабуга муниципаль районы Советының 55нче сессиясе узды.

Көн тәртибенең беренче мәсьәләсе Җир-милек палатасы рәисен билгеләү булды. 12 мартта узган Конкурс комиссиясе карары белән бу вазифага Илдар Гыйззәтуллин кандидатурасы тәкъдим ителде. Депутатлар аңа ризалыкларын белдереп тавыш бирде. Илдар Гыйззәтуллин Алабугада туган, КНИТУ-КАИ институтында белем алган, 2015 елдан Алабуга районы Җир-милек палатасында хезмәт куйган, ә июнь аеннан Менделеевск районы Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары булып эшли. Яңа вазифасында аңа “Барс” программасын кертү өстендә эшләргә туры киләчәк. Әлеге программа җир чыганаклары һәм милекнең башка объектлары белән идарә итү белән бәйле мәгълүматый һәм автоматлаштырылган исәп-хисапны системага салырга булышлык итә.

Көн тәртибенең чираттагы мәсьәләсе – 2020 елда бюджетта үзгәрешләр. Керемнәрнең планлы күләме 1,736 миллиард сум тәшкил итә, чыгымнар - 1,767 миллиард сум. Бюджет кытлыгы 31 миллион сумнан артык тәшкил итә.

Депутатлар шулай ук административ хокук бозулар, муниципаль хезмәт турында нигезләмә һәм башкалар турында беркетмә төзү буенча вазифаи затларга вәкаләтләр бүлеп бирү турында карарларга үзгәрешләр кертүне карадылар. Бу турыда АМР матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев