Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадагы гериатрия кабинетында ярты ел эчендә 90 кеше кабул ителгән

Шуларның 50се табиб янына кабат килгән. 

Кичә ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм күрсәтү идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина Алабуга район үзәк сырхауханәсенең гериатрия кабинетында булды.

Җитәкче өлкән яшьтәге кешеләргә медицина ярдәме күрсәтү шартлары белән танышты һәм «Гериатрия» профиле буенча табиблар эшен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен кертте.

Гериатрия ярдәменең төп максаты — өлкән яшьтәге кешеләрдә актив озын гомер тәэмин итү. 
Гериатрия — өлкән яшьтәге авыруларны өйрәнү, профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнүче геронтологиянең бер бүлеге.

Бу профиль буенча медицина ярдәме дименция һәм картлык астениясе кебек авыруларны ачыклауны күздә тота. 
Гериатрия кабинеты табибына терапевт аша язылырга мөмкин.

«Демография» илкүләм проектын һәм «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, 2019 елның 5 июлендә поликлиникада 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар өчен гериатрия кабинеты эшли башлады.

2021 елның беренче яртыеллыгында гериатрия кабинетына 90нан артык кеше килгән, шуларның 50се кабат кабул ителгән.
Ачыкланган авырулар белән пациентлар тиешле дәвалауны уза, катлаулырак очракларда стационарда күзәтелә, Алабугада «Гериатрия» профиле буенча 10 койка булдырылган.

Гериатрия кабинеты (№ 304) эш көннәрендә 8.00-15.40, төшке ашсыз эшли, шимбә, якшәмбе — ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев