Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан хаҗга баручылар саны кимегән

Хаҗга баручыларның саны кимү доллар курсы һәм башка чикләүләр белән бәйле.

Быел Мәккәгә хаҗга баручы 9 алабугалының бер өлеше инде Согуд Гарәбстанына юл алган, ә икенче өлеше шушы атнада китәргә җыена.

Быел хаҗга баручылар саны шактый кимегән. Моның берничә сәбәбе дә бар, ди Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. Беренчедән: бу доллар курсы һәм икътисади кризис белән бәйле. Соңгы көннәрдә яхшы гына ташламалар булуга карамастан, хаҗга юллама 250 сум тирәсе тора. Моннан тыш, кайбер чикләүләр дә бар: хаҗга биш елга бер генә мәртәбә барырга рөхсәт ителә. Шуңа күрә быел Алабугадан китүче хаҗиларның барысы да диярлек Мәккәгә тәүге мәртәбә бара. Шунысы да игътибарга лаек: соңгы елларда хаҗга 25-30 яшьлекләр ешрак бара башлаган.

Хаҗ сәфәре 21 көн дәвам итә. Хаҗның төп гамәле булган Гарәфәт тавында янында тору - 23 сентябрьдә булачак. Хаҗиларның беренче төркеме Татарстанга октябрь башларында кайтачак.

Розалия НУРИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев