Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугадан туп-туры круизга

Хәзер туп-туры Алабугадан теплоходта Пермь, Волгоградка, Алтын боҗра шәһәрләре буйлап һәм хәтта Петрозаводскига хәтле сәяхәт кылырга мөмкин.

Өстәвенә, теплоходта ук кире Алабугага әйләнеп кайтырга була. Яңа круиз Алабуга һәм Яр Чаллы туристик компанияләре вәкилләре белән "Идел-Идел" Пермь круиз компаниясе вәкилләренең очрашуы кысаларында гыйнвар ахырында презентацияләнде.

Киңәшмәдә АДМЯнең үсеш буенча генераль директор урынбасары Тәнзилә Агишина һәм "Алабуга" ТИҮ мөдире Оксана Есипова катнашты. Алар үзләре белән туристик ширкәтләр вәкилләре өчен реклама-тарату материалы алып кайттылар һәм, монда катнашучыларны актив хезмәттәшлеккә чакырып, яңа күргәзмәләр һәм музей-ядкәрлек проектлары турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев