Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугага XV Халыкара арт-симпозиумга бөтен Россиядән 40 рәссам киләчәк

Проектта катнашучыларны бай мәдәни программа – Алабуга һәм Шишкин урыннары буйлап экскурсияләр көтә.

Проектта катнашучыларны бай мәдәни программа — Алабуга һәм Шишкин урыннары буйлап экскурсияләр көтә. Бу хакта музей-ядкарьлекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
2020 елның 15 сентябреннән 25 сентябренә кадәр рәссамнар һәм графиклар бирелгән темага картиналар язачак һәм коллектив арт-объект төзиячәкләр. 25 сентябрьдә рәссамнар эшләре күргәзмәсенең тантаналы ачылышы булачак.
Традиция буенча, симпозиум кысаларында заманча сәнгатьне үстерү проблемалары буенча мастер-класслар һәм түгәрәк өстәл узачак.
Һәр рәссамның икешәр эше Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегенең фонд коллекциясенең бер өлеше булачак һәм Россия музей фондына керәчәк, ә алга таба Россиядә һәм чит илләрдәге күргәзмә мәйданчыкларында да күрсәтеләчәк.
Симпозиум белән бер үк вакытта Россиянең төрле төбәкләреннән сәнгать югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары катнашында «Bashnya» яшь рәссамнар III иҗади лабораториясе булу да көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев