Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы чит кешенең банк картасын тапкан һәм акчасын тотып бетергән

Соңыннан ул банк картасын чүп-чар тартмасына ташлаган.

Алабуга шәһәр суды РФ ҖК 158 маддәсенең 3 өлешендәге «г» пункты буенча әлеге ханымга карата — урлау, ягъни банк счетыннан башкарылган чит милекне яшерен урлау буенча җинаять эше карады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Суд утырышында хөкем ителүче П. гаебен таныган һәм судка сәүдә үзәге каршындагы автостоянкада банк картасы тапканлыгын күрсәткән. Ул шәһәр кибетләрендә пин-код кулланмыйча гына әлеге банк картасы белән түләгән. Шуннан соң ул банк картасын сәүдә үзәге янындагы чүп-чар тартмасына ташлаган. Алабугалы тапкан банк картасыннан 3 000 сумга якын акча урлаган.

Суд алабугалыны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлешендәге «г» пунктында каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан һәм аңа 1 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләгән.

РФ ҖК 73 статьясы нигезендә, иректән мәхрүм итүне шартлы рәвештә 7 айга сынау срогы белән алыштырган. Бу вакыт эчендә шартлы рәвештә хөкем ителгән алабугалы контрольдә тотучы махсус дәүләт органына хәбәр итмичә, даими яшәү урынын үзгәртмәскә тиеш.

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев