Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы кандала һәм тараканнарга зарлана

Бу проблема белән ул район башлыгы урынбасары Олег Колпаков янына килгән. 

Нефтьчеләр проспекты буенча 12нче йортта яшәүчеләр шапшак күршелеккә түзеп торырга мәҗбүр. 

Кайчандыр тулай торак булган йорт тора-бара кагыйдәсез һәм тәртипсез үтеп йөрмәле ишегалды кебек булды. Анда хәтта җыештыручылар да озак эшли алмый. Пычраклыкка, тынгысыз һәм эчкече, чүп тулы капларын баскыч идәнендә үк ташлап калдыручы халыкка түземлекләре җитми аларның. Гомумйорт милкенең яраксызга әйләнеп баруы биредә яшәүче Алена Калашникованы бик борчый. 
Бу проблема белән ул район башлыгы урынбасары Олег Колпаков янына килгән. 
— Безнең йортта эчкече күршеләр бик күп, алар болдырга чыгып, спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Берничә тапкыр полициягә дә мөрәҗәгать итеп карадык, аларга штраф кына язалар да, башка чаралар күрелми. Бинада санитар нормалар сакланмый — бөтен җирдә кандала, тараканнар. Элек беренче катта душ бүлмәләре эшли иде, хәзер анда кибетләр урнашкан. Аш бүлмәләреннән дә берни калмады — аларда фатир яллаучылар тора. Ашарга үз бүлмәбездә электр плитәләрендә әзерлибез, янгын чыгуыннан куркыныч, — ди Алена Калашникова. 
Янгын бу йортта булган инде. ТКХ департаменты директоры Андрей Томилин сөйләгәнчә, идарәче компания гомуми файдалану урыннарында, ягъни коридорларда гына дератизация үткәрә, бүлмәләрдә һәркем ясарга тиеш. Нәтиҗәсе яхшы булсынга, аны бер үк вакытта эшләргә кирәк.
— 2017 елдан 2021 елга хәтле бүлмәне дератизацияләүгә дүрт гариза алынды, алар үтәлде. 2017 елда капиталь ремонт барышында йорт эчендәге электр челтәрләрен алыштыру буенча эшләр алып барылды. Шушы елның сигез аенда «Ачык Алабуга» Бердәм диспетчер хезмәтенә 31 гариза килде, шул исәптән коридорда ут булмауга Алена Калашниковадан да. Гозерләр үтәлгән, — ди Андрей Томилин.
Әлеге йортта торучыларның барысы да начар түгел, ләкин уңайсызлык тудыручылар аркасында, башкалар да интегә. Өстәвенә, бу йортның торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 4 миллион сумга җиткән. Алабугада ТКХ әҗәте буенча ул икенче, беренче урында — Мәрҗани урамындагы 7нче йорт. Билгеле, йортны төзекләндерүгә чаралар кирәк, бурычлар аркасында, әлегә андый мөмкинлек юк. ТКХ өчен биредә яшәүчеләрнең 70 проценты түләми. 
— Беренче подъездда ремонт былтыр ясалды, әмма быел аннан берни дә калмаган инде. 2017 елда электр белән тәэмин итү системасы капиталь төзекләндерелде. Электр үткәргечләрен тулысынча алыштырдылар. Үткәргечләрне тамыры белән йолкыйлар, плафоннарны урлыйлар, лампочкаларны ваталар, — дип сөйләде ТКХ департаменты директоры.
Район башлыгы урынбасары Олег Колпаков йортта яшәүчеләр белән бергәләп планнан тыш дератизация уздырырга тәкъдим итте. Йорт коридор төрендә булганга, аларга кат саен гомуми тимер ишек куярга киңәш иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев