Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы хатынына наркотиклар кадап һәм көчләп яшәгән

Иргә карата җинаять эше кузгатылган.

Хатынына наркотиклар кадап, аны көчләп яшәгән алабугалыга карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Тикшерү версиясе буенча, 2020 елның декабреннән 38 яшьлек алабугалы хатынына «мефедрон» препаратын кадаган, шуннан соң аны көчләгән. Тиздән хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү фаразы буенча, җинаятьче зыян күрүчене кимендә 7 мәртәбә көчләгән. 

Тикшерүдән соң зыян күрүче организмында наркотик һәм сексуаль көчләү эзләре табылуы ачыкланган. 

Ир-атка карата «Көчләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Алабугалы үз гаебен танымаган.

Шунысын да әйтергә кирәк, ир табиб-наркологта исәптә торган. Хәзерге вакытта эшне тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев