Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы кибеттән аракы урлаган һәм сатучыга суккан

Бу җинаять өчен суд ирне шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Шәһәр прокуратурасы Алабуганың элек хөкем ителмәгән 39 яшьлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. 

Аны РФ Җинаять кодексының 161 маддәсенең 2 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табалар. 

Алабуга шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Марина Хәйрова хәбәр иткәнчә, узган елның 31 маенда, шәһәрнең бер кибетенең сәүдә залында бер ир-ат 743,88 сумлык ике шешә аракы урлаган. Ир-атны сатучы күреп ала һәм товар өчен түләүне таләп итә. Әмма гаепләнүче сатучының таләбенә каршы килә һәм кибеттән урланган товар белән кача. Сатучы аны урамда куып тота һәм урланган товарны тартып алырга омтыла, тик хөкем ителүче хатын-кызга йодрык белән бәрә һәм качып китә. 

Суд утырышы барышында хөкем ителүче җинаять кылуда гаепне өлешчә таный. 

Бу җинаятьне кылган өчен суд ирне шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән һәм сынау срогы билгеләгән, аның дәвамында ул үз тәртибе белән төзәлүен расларга тиеш булачак. 

Җәзаны йомшартучы шартлар буларак, суд тарафыннан үз гаебен өлешчә тану, тәүбә итү, җинаятькә китергән зыянны ирекле рәвештә каплау, гаепләнүченең туганнары сәламәтлеге исәпкә алынды. 

Хөкем карары законлы көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев