Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы мошенникларга 27 мең сум акчасын күчергән 

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Алабуга районы эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 57 яшьлек ханым урлашу турында гариза белән мөрәҗәгать итә. Ханым аңлатуынча, аның телефонына таныш булмаган кеше шалтыратып үзен банк хезмәткәре дип таныштыра. Алабугалыга исеме белән эндәшкән ир-ат аның кредитка заявка калдыру-калдырмавы белән кызыксына. Бернинди заявка калдырмавын белгәннән соң, картадагы акчаны мошенниклар алырга тели, дип куркыта. Шуннан соң телефоннан шалтыраткан ир-ат ханымнан банк карталары номерларын, картаның арткы ягындагы өч санны һәм телефонга килгән смс-кодларны әйтергә куша. Мошенникның барлык таләпләрен үтәгәннән осң, зыян күрүче картасыннан 27 мең сум акчаның юкка чыгуын күрә. Алдакчылар корбаны булуын аңлаган хатын-кыз полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча Алабуга районының тикшерү бүлегендә Россия 

Федерациясе Җинаять кодексының 158нче маддәсе буенча (урлашу) җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев