Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы мошенникларга 300 мең сум акча биргән

Алабугада «сезнең улыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте» җинаять схемасы буенча башкарылган алдау очраклары артып китүе күзәтелә.

Гадәттә алдакчылар ятьмәсенә өлкән яшьтәгеләр эләгә. Шулай, 88 яшьлек алабугалының өй телефонына билгесез кешеләр шалтыратып, улының ДТПга эләгүен, һәлакәттә кеше үлүен һәм эшне йомып калу өчен акча кирәк булуын хәбәр итә. Шул ук вакытта телефон трубкасын улы ала һәм дулкынланган тавыш белән шалтыратучыларның сүзләрен раслый. Аферистларның сүзләренә ышанган алабугалы акча күчерергә ризалаша, әмма сәламәтлеге аркасында ул моны эшли алмый. Шулай дигәч, мошенниклар пенсионерга такси чакырталар. Килеп җиткән таксист шулай ук шалтыратучыларның сүзләренә ышана һәм пенсионерга 300 мең сум акчаны аферистлар күрсәткән исәп номерына күчерергә булыша. 

Соңрак улының бернинди юл һәлакәтенә эләкмәвен ачыклаган алабугалы полициягә мөрәҗәгать итә. 

Әлеге факт буенча Алабуганың тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Алабуга полициясе таныш булмаган кешеләрдән булган теләсә-нинди мәгълүматны тикшерергә киңәш итә. Мондый шалтырату килгән очракта, сөйләшеп тормаска, "бәла"гә юлыккан туганыңның телефонына шалтыратып хәлне белешергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев