Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы мошенникларга ярты миллион сум акча биргән

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең кизү частенә җирле 64 яшьлек ханым мошенниклык факты турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Билгесез зат алабугалыга аның картасыннан санкцияләнмәгән рәвештә акча күчерергә теләүләрен, өстәвенә, кредит рәсмиләштерергә омтылуларын хәбәр итә. Аферист зыян күрүчене яңа кредит рәсмиләштерергә һәм алынган кредит акчаларын күрсәтелгән счетка күчерергә кирәклегенә ышандыра. Шалтыратучының күрсәтмәләрен үтәп, алабугалы банкомат ярдәмендә акчаларны мошенник күрсәткән счетка күчерә. Соңрак мошенникларның корбаны булуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян суммасы — 500 мең сумнан артык. Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенең тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 3 өлеше буенча («Мошенниклык») җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев