Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында алтын медаль яулады

Ярышларда Татарстан Республикасының 48 командасыннан 350 спортчы катнашты.

12-13 февральдә Минзәлә шәһәрендә герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча ачык республика турниры узды. 48нче тапкыр үткәрелгән ярышларда Татарстан Республикасының 48 командасыннан 350 спортчы катнашты.

Алабуга данын ун авырлык категориясендә 10 көрәшче яклады. 90 килограммга кадәр авырлык категориясендә Илнар Галимов иң яхшы нәтиҗәгә иреште. Ул дүрт көндәшен ышанычлы отты һәм турнирның алтын медален яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев