Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Рөстәм Нуриевтан югары вольтлы үткәргечләрне күчерүдә ярдәм сорады

Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

«Безнең ишегалды» республика программасы буенча Пролетар урамындагы 16нчы йорт ишегалдын төзекләндерү вакытында алабугалы Артем Алехин район башлыгына балалар мәйданчыгы өслеге өчен башка вариантларны карау үтенече белән мөрәҗәгать итте.

− Безнең йортта яшәүчеләр ком җәюгә риза түгел. Бәлки башка өслек ясау мөмкинлеге бардыр? Мәсәлән, вак чуерташ яисә махсус материал? — дип сорады ул. 

Кабул итү барышында Артем Алехинга әлеге программаның бөтен республика буйлап нәкъ менә ком өслекне күздә тотуын аңлаттылар. Ул, иң беренче чиратта, балалар өчен куркынычсыз. Чуерташ исә тапталу нәтиҗәсендә асфальт кебек булачак һәм балаларның, андый өслеккә егылсалар, җитди җәрәхәт алулары бар.

Ахырда, килешү өчен, биредә яшәүчеләрне җыеп сөйләшергә булдылар.
Айгөл Закирова Рөстәм Нуриев янына үзәккә үткән сорау белән килгән. Университет мәктәбе янында урнашкан спорт мәйданчыгыннан аның әти-әнисенең яшелчә бакчасына әледән-әле туп оча икән. Узган елда ук район башлыгы бу кыенлыкны чишәргә, койманы, тупка киртә булсын өчен, авышлык буенча биегәйтергә күрсәтмә биргән иде.

Райбашкарма комитетының территорияне планлаштыру секторы мөдире Нелли Галанина аңлатуынча, челтәр койма үткән елда биегәйтелгән, ләкин тиешле авышлык юк. Рөстәм Нуриев бу җитешсезлекләр бетерелгәнче мәйданны ябып торырга һәм койманы тәртипкә китерергә кушты. 

Шәһәр яны урамында яшәүче Михаил Зайцевның шәхси сораулар белән килүе беренче генә түгел. Ул югары көчәнешле электрүткәргеч ВЛ-10 кв элемтәне күчерүдә ярдәм сорый. Моңа кадәр очрашуларда бу эшне үтәргә карар кылынган иде, әмма хәзер берничә сорау килеп чыкты. Бер көннән соң урынга чыгып карадылар, мәсьәләне шунда хәл иттеләр. Нәтиҗәдә, электр чыбыкларын күчерү 15 июньгә тәмам булачак. 

Бу көнне халыкны кабул итүдә барлыгы 11 кешене тыңладылар. Әйтеп үтелгәннәрдән тыш, авылда да шәһәрдә дә юллар, ОДНга югары тарифлар, күп балалы гаиләгә авто сатып алуда булышу кебек проблемалар күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр эшкә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев