Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы санаулы минутлар эчендә 47 мең сумнан колак каккан

Хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы бүлегенә Алабугада яшәүче 48 яшьлек хатын-кыздан банк картасыннан акча урлау факты буенча хәбәр килде. 

Бу факт буенча тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең кесә телефонына үзен банкның куркынычсызлык хезмәте вәкиле дип таныштырган ир шалтырата. Ул мошенниклар хатын-кызның исеменә кредит рәсмиләштерергә омтыла, һәм моны булдырмау өчен яңа кредит рәсмиләштерергә һәм телефонга килгән смс-кодны әйтергә кирәк, дип аңлата. Зыян күрүче әңгәмәдәшенә ышана һәм аның барлык күрсәтмәләрен үти. Соңрак хатын аның банк картасыннан 47 мең сумнан артык акча күчерелүен ачыклый. Алдакчыларның корбаны булуын аңлап, алабугалы ханым полициягә хәбәр итә.
Әлеге факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча тикшерү бүлегендә РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча (урлау) җинаять эше кузгатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев