Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы спорт костюмы сатып алырга теләп, акчасыннан колак каккан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлегенә 29 яшьлек алабугалыдан мошенниклык факты турында гариза килгән.

Ир-ат интернет-сайтларның берсендә спорт костюмы сатып алырга карар иткән. Сатучы белән элемтәгә кереп, сатып алу шартлары турында килешкәнннән соң ир акчаны аферист күрсәткән исәпкә күчерә. Әмма товарны билгеләнгән вакытка алмый, ә сатучы элемтәгә керүдән туктый. Мошенниклар корбаны булуын аңлап, алабугалы полициягә мөрәҗәгать итә. Китерелгән зыян суммасы 3 мең сумнан артык. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге очрак нигезендә «Мошенниклык» РФ Җинаять кодексының 159 маддәсендә каралган җинаять составы билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев