Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы VI Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашты

Җыен утырышында татар-хатын кызы нинди булырга тиеш, балаларны тәрбияләүдә хатын-кыз роле кебек һәм башка бик күп мәсьәләләр күтәрелгән.

Алабугадан җыенга район татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова барды.
20 майда ул «Заманча белем бирү шартларында милли үзаңны үстерү» дискуссион мәйданчыкта катнашты. Шулай ук «Адымнар-Казан» күптелле мәгариф комплексында булып, «Яшел яр» укытучылар театры эшчәнлеге белән танышты.


«Ирек» мәчетенә барып, вәгазь тыңладык. Форумыбыз «Чулпан» мәдәни үзәгендә дәвам итте. Татар хатын-кызларының кул эшләнмәләре күргәзмәсен карадык. Бу күргәзмәдә безнең дә кул эше — намазлык урын алган иде. Бик затлы «Гаҗәеп гомер дисбесе» дип исемләнгән калфак туе узды. Бөек шәхесебез абыстай Рәшидә Исхакыйның гомер юлы белән таныштык. Әлеге чарадан соң үземнең алдыма куйган бурычым да, районда яшәгән хатын-кыз шәхесләрне барлап, табып, өйрәнеп, алар турында мәгълүматны халкыма җиткерү, — диде делегатыбыз Эльмира Әхмәтҗанова.
Җыен утырышында татар-хатын кызы нинди булырга тиеш, балаларны тәрбияләүдә хатын-кыз роле кебек һәм башка бик күп мәсьәләләр күтәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев