Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Анна Федоровна Пупышеваны юбилее белән котладылар

Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол калган хатыны, хезмәт ветераны Анна Пупышева 95 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан Россия Президентыннан атап котлаулар кабул итте. Юбилярга тәбрикләү хатын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров тапшырды.

"Дәһшәтле авыр сугыш елларында илебез иминлеге өчен Сез кылган һәммә гамәлгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәсем килә. Сезгә корычтай ныклы сәламәтлек һәм озын гомер юлдаш булсын. Сез - безнең горурлыгыбыз!" - диде Константин Макаров. Ул шулай ук Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән тантана хуҗасына котлау открыткасы, чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Анна Федоровна тумышы белән Алабуга районыннан. Сугыш елларында колхозда төрле эш башкара. 1965 елдан медпунктта санитарка булып эшли. Гомуми хезмәт стажы - 34 ел.

Анна Федоровна 1938 елда кияүгә чыга һәм ике бала табып үстерә. Аның бүгенге көндә 5 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Яраткан һәм сөекле әниләренең, әбиләренең һәм дәү әбиләренең 95 яшь тулу бәйрәмен гаилә иртәгә билгеләп үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев