Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Диләрия Хәбибуллина “Нечкәбил” бәйгесе финалында

Шимбә көнне, 5 сентябрьдә, Казанда хатын-кыз матурлыгына, ана булу һәм гаилә күркәмлегенә багышланган XI "Нечкәбил-2015" конкурсының ярымфиналы узды. Якташыбыз Диләрия Хәбибуллина, осталык һәм матурлык бәйгесендә призлы урын яулады.

Бөтен Татарстан буенча шушы елның җәендә узган сайлап алу турлары нәтиҗәләре буенча компетентлы хөкемдарлар тарафыннан республиканың 30 районыннан 47 гаилә сайлап алынды. Алар үзенчәлекле гаилә фестивалендә үз талантларын күрсәттеләр.

Нәфис затларыбыз үз гаиләләренең матурлыгын, күркәм сыйфатларын яклап, алты номинациядә көрәш алып барды. Болар - "Буыннар бәйләнеше", "Гаилә тарихлары", "Халык йолалары", "Мирас", "Һөнәри бәйрәм", "Кулинария бәйгесе" дип аталган төрләр иде. Презентация күрсәтү вакытында гаилә традицияләре һәм һәр бәйге тотучының үзенчәлекле кыйммәте, гүзәллеге белән танышырга, алар әзерләп килгән тәм-томнан авыз итәргә һәм хатын-кыз матурлыгы белән сокланырга мөмкин булды. Хатын-кызларга җиңү яуларга аларның гаиләләре дә булышты.

Нәтиҗәдә, "Нечкәбил-2015" ярымфиналының абсолют җиңүчеләре исемен түбәндәгеләр яулады:

1нче урын - Гүзәл Әдиәтуллина (Түбән Кама шәһәре),

2нче урын - Эльза Абдуллина (Казан шәһәре),

3нче урын - Дилярия Хәбибуллина (Алабуга шәһәре).

Барлык лауреатлар диплом һәм конкурс партнерларыннан истәлекле бүләкләр алды. Бәйге финалы ноябрьдә - Әниләр көнендә булачак.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев