Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалы Хантимер Хөрмәтовка 90 яшь тулды

Хантимер агага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырылды.

2016 елның беренче көнендә Хөрмәтовлар гаиләсендә истәлекле вакыйга булды: 1 гыйнварда Бөек Ватан сугышында катнашкан, менә дигән әти, бабай һәм өлкән бабай Хантимер Хөрмәтов үзенең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Юбилярны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Ул Хантимер агага Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хаты һәм Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельяновтан бүләкләр тапшырды.

Хантимер ага - тумышы белән Актаныш районыннан. Алабугада торырга ул, инде пенсионер булгач, 1999 елда килгән. Заманында 4 сыйныф тәмамлаган һәм, армиягә алынганчы, туган колхозында төрле эш башкарган. Хәрби хезмәтне 1943 елда Тверь өлкәсендә башлап җибәргән. Монда ул пулеметчы булу серләренә төшенгән. Аннары Хантимер абзый рядовой пулеметчы булып 2нче Балтик буе фронтында сугышкан. Калининград өлкәсендә бәрелешләр вакытында аягы яраланган, Ригада госпитальдә дәваланган, ә аннары Балтик буеның икенче бер полкына эләккән. Монда сугышканда инде икенче аягы җәрәхәтләнгән. Безнең геройның өченче яралануы Ленинград янындагы беренче Кызыл Байраклы гвардия элемтә полкында хезмәт итү вакытында булган. Сугышны хөрмәтле ветеран Көнчыгыш Пруссиядә тәмамлаган.

1945 елда Хантимер абзый демобилизацияләнә һәм Ватаныбызга әйләнеп кайта. Колхозда эшли, ә 1950 елда Пермь краендагы Березники шәһәренә күченеп китә. Биредә химия комбинатында аппаратчы булып эшли. Шуннан пенсиягә чыга.
Хантимер Хөрмәтов 2нче дәрәҗә "Ватан сугышы" ордены, Жуков медале, шулай ук күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев