Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар 18 миллион сумнан артык салымны түләп җиткермәгән

Хәзер салымнар буенча кара исемлеккә кергән шәһәр һәм район халкын штраф санкцияләре көтә.

Алабуга шәһәре һәм районы халкы 18 миллион 300 мең сумлык салымны түләп җиткермәгән, дип хәбәр итәләр Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекциясендә.
Сүз 1 октябрьгә кадәрге срокта түләнергә тиешле мөлкәт, транспорт һәм җир салымы турында бара. Салым хезмәткәрләре физик затлардан милек салымын 95 миллион сум тирәсе җыярга тиешләр иде. Хәзер салымнар буенча кара исемлеккә кергән шәһәр һәм район халкын штраф санкцияләре көтә. Аларга, квитанцияләрен теркәп, 9 меңнән артык таләп язуы (требование) юлланды инде.
"Салым түләүчеләр тарафыннан таләп язуында күрсәтелгән башкару срогына кадәр салымнар түләү йөкләмәсе үтәлмәгән очракта инспекция түләнмәгән сумманы эзләп алу турында дәгъваны судка җибәрү буенча чаралар күрәчәк. Бу 200 сум күләмендәгә дәүләт пошлинасы һәм кимендә 1 мең сум күләмендә башкару җыемы күренешендә өстәмә чыгымнарга китерәчәк. Башкару җыемы максимум да булырга мөмкин: бу очракта ул эзләп алынучы сумманың 7 проценты күләмендә түләтелә",- дип аңлатма бирде Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 9нчы районара инспекция җитәкчесе урынбасары Рамилә Карманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев