Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар өчен бушлай юридик консультация көне

22 июньдә Алабугада теләге булган һәркемгә юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Бердәм кабул итү көне "Бердәм Рәсәй" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан оештырыла. Гражданнарны "Бердәм Рәсәй"нең кабул итү бүлмәсендә ("Иллюзион" кинотеатры) иртәнге сәгать 8.00дән 12 сәгать 30 минутка кадәр ТР Адвокатлар коллегиясе адвокаты, Рәсәй Юристлары ассоциациясе әгъзасы Равил Салихов кабул итәчәк.

Шул ук көнне гражданнар нотариат мәсьәләләре буенча да бушлай ярдәм ала алачак. Гражданнарны Алабуга нотариаль округ нотариуслары 12.30дан 17.00гә кадәр түбәндәге урыннарда кабул итә:

- П. Кедров. Нефтьчеләр проспекты, 23 нче йорт, телефон 3-13-00;

- Р.Минһаҗева. Нефтьчеләр проспекты, 29 нчы йорт, телефон 3-89-85;

- М.Нигъмәтҗанова. Казан урамы, 5 нче йорт, телефон 7-08-86;

Белешмәләр өчен җәмәгать кабул итү бүлмәсе телефоны: 3-48-10

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев