Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар фатир өчен өйдән чыкмый гына түли ала

Алабугалылар торак-коммуналь хезмәтләр өчен элеккечә касса аша түләүләрен дәвам итә. Озын чиратлар булуга карамастан, алар электрон түләүләргә күчәргә әле һаман ашыкмый.

Алабуганың исәп-касса үзәге генераль директоры Римма Хәбибрахманова сүзләре буенча, 2014 ел өчен шәһәр һәм районда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең нибары 4,5 проценты гына электрон түләүләргә туры килә, ә бу республика күрсәткеченнән 16,6 процентка азрак.

Ә бит коммуналь хезмәтләр өчен өйдән яки эштән Интернет аша түләве күпкә уңайлырак та, тизрәк тә.

Әлеге сервис аша ЮХИДИ штрафларын, салым түләүләрен башкарырга, счетчик күрсәткечләрен кертергә, табибка, ЮХИДИ һәм салым инспекторларына язылырга, РТ Дәүләт торак фондына социаль ипотека өчен түләргә, мәктәптә укучы баланың билгеләрен белергә була.

Компьютер белән дуслыклары начар булганнар, элеккечә, түләүләрне исәп-касса үзәгендә һәм 4 микрорайондагы (Эссен кибетендә) кассаларда, барлык банк бүлекчәләрендә һәм "Россия почтасы"нда башкара ала.

Моннан тыш, дистанцион рәвештә интернет аша түләү дә мөмкин. Моның өчен алдан "Qiwi-кошелек" түләү системасында теркәлергә кирәк булачак. Мондый картаның исәбен АИКБ "Татфондбанк" аша (касса яки терминал) тулыландырырга мөмкин.

Эшләү алгоритмы:

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен интернетта "Госуслуги РТ" дип җыярга кирәк.

"Электронные услуги для жителей" дигән бүлектә "Услуги ЖКХ" бүлеген ачабыз.

"Оплата коммунальных платежей" дигәнгә басабыз һәм торак-коммуналь хезмәтләр төренә күчәбез.

Операцияне дәвам итәр өчен теркәлү үтәргә һәм "Личный кабинет"ка керергә кирәк. Моның өчен мобиль телефон номерын кертергә, "С правилами пользования согласен(а)" тәрәзәсенә галочка куярга һәм "Получить пароль по СМС" дигәнгә басарга.

Сезнең тарафтан теркәлгән шәхси кабинетта лицевой счет номерын җыярга һәм "Продолжить" дигәнгә басарга.

"Управление лицевым счетом" бүлегендә "Заплатить за квартиру" дигәнгә басарга һәм барлыкка килгән тәрәзәдә үзең турында мәгълүмат тутырырга: Ф.И.О., яшәү адресы. "Оплатить" дигәнгә басарга.

Шуннан соң түләү картасы хуҗасының исем-фамилиясен, карточка номерын, гамәлдәге вакытын, картаның икенче ягындагы тикшерү кодын кертәбез һәм "Продолжить" дигәнгә басабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев