Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар мөселман Сабантуен үткәрде

Алдагы еллардагы кебек, быел да "Урман әкияте" ял итү комплексында мөселман Сабан туе узды. Әлеге чарага Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Менделеевск, Мамадыш районнарыннан кунаклар килде.

Бәйрәм Коръән Кәрим уку белән башланып китте. Аннан соң җыелган халыкка үзенең дога-теләкләрен Алабуга шәһәре һәм районы мөхтәсибе Әҗмәл хәзрәт Саматов җиткерде. Шулай ук, Мамадыштан килгән Илнур һәм Нурислам хәзрәтләр үзләренең үтемле вәгазь-нәсыйхәтләрен сөйләделәр. Гадәттәгечә ир-ат һәм хатын-кызлар өчен чаралар аерым оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем: кечесе дә, олысы да үзләренең көчләрен төрле уеннарда, ярышларда сыный алды. Сабан туйга хас булган уеннар: көрәш, гер күтәрү, капчык сугышы, аркан тарту һәм башка шундый ярышлар үткәрелде. Җитезләргә һәм көчлеләргә бүләкләр тапшырдык. Сабан туй кунакларына пылау һәм шашлык авыз итү мөмкинлеге бар иде. Бәйрәм өйлә нмазын укып тәмамланды.

Хәлим ШӘМСЕТДИНОВ,

Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев