Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Санкт-Петербургта Сабантуй оештырды

Сабан бәйрәме Рәсәйнең төньяк башкаласыннан 30 километр читтә урнашкан Всеволжск районының Энколово авылында үтте.

Милли бәйрәмдә Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышев, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко һәм Ленинград өлкәсе губернаторы Константин Патраев катнашты. Очрашу шатлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да уртаклашты.

Сабантуй үтәчәк мәйданчыкта татар һәм башкорт көнкүрешен сурәтләүче ике авыл йорты урнаштырылды. Татар авылын быел Алабуга районы вәкилләре тәкъдим итте.

Биредә татар һәм керәшен йорты, агач скульптуралар урнаштырылды, Алабуга тауар җитештерүчеләренең күргәзмәсе һәм сәүдә оештырылды. Сабантуй бәйрәме һәм аның гореф-гадәте белән танышырга теләүчеләрне Шүрәле каршы алды, Алабуганың иҗат коллективлары җыр-биюләре белән тамашачы күңелен ачты. Моннан тыш, алабугалылар оештырган мәйданчыкка килгән һәркем агачтан кисеп матур-матур әйберләр ясаучы осталар эшенә сокланды. Сокланмый мөмкин дә түгел иде шул: осталар зур-зур агач бүкәннәреннән тиз арада шаян әкият скульптураларын ясап куеп, бәйрәмгә килүчеләрне шаккатырды.

Петербургтан безнең якташлар алдагы төндә генә кайттылар. Сишәмбе көнне шәһәр хакимиятендә үткән киңәшмәдә район башлыгы Геннадий Емельянов әйтүенчә, илебезнең төньяк башкаласында Сабантуй югары дәрәҗәдә үткән. Башлык бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм яхшы эшләре өчен премия тапшырырга дигән күрсәтмә бирде. "Шәхсән минем үземә барысы да ошады", - дип өстәде Геннадий Емельянов.

Алия СИРАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев