Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар агач һәм чәчәкләрне корылыктан коткара

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча агачларга, куакларга, чәчәкләргә Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре тәүлек буе су сибүне оештырды.

Җәй быел коры һәм эссе килде. Яшел үсентеләр кызулыкка түзә алмый. 

Район башлыгы Рөстәм Нуриев кушуы буенча агачларга, куакларга, чәчәкләргә Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре тәүлек буе су сибүне оештырды. Шулай да эшче куллар җитми, һәм шәһәр яшьләре оешмалары аларга ярдәмгә килде. 

Май ахырыннан башлап, 2нче мәктәпнең хезмәт бригадасы, Надежда Байдина җитәкчелегендә даими рәвештә Ленин мәйданындагы алмагачларга һәм юкәләргә су сибә.

— Туфрак дымлануга, агачлар терелеп китә. Күбесен коткарып калдык, шунысы куанычлы. Бездә 8-9нчы сыйныф укучыларыннан торган бригада эшли, — ди мәктәп директорының милли мәгариф буенча урынбасары Әнисә Һадиуллина.

Чәршәмбедә, 14 июльдә, башлангыч яшьләр оешмалары, экологик җәмәгатьчелек, шулай ук «Барс» яшьләр үзәге вәкилләре һәм шәһәр Советы депутатлары да кушылды. 

— Шәһәрдә үсентеләр күп, эш зур күләмле, шуңа күрә булышабыз. Яшеллек саклансын иде, — ди яшьләр белән эш секторы мөдире Марат Мәсәлимов.

Бригаданың бер өлеше Ленин мәйданындагы агачлар һәм куакларга су сибә, калганнар Әйләнеч шосседагы юкәләрне коткара. Бу эш көн саен дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев