Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар акчалата приз ота ала

Алабуга районы башкарма комитеты «Һөнәре буенча иң яхшысы-2022» һөнәри осталык төбәк чемпионатының иң яхшы исеменә конкурс игълан итте.

Иң кабатланмас һәм мәгълүмати вариант жюри тавыш бирү барышында сайланып Алабуганың тагын бер бренды булачак, ә автор кыйммәтле бүләк — 5 мең сум алачак.

Конкурсны үткәрү вакыты — 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр.

Чемпионат 2022 елның февралендә Алабугада узачак: атна дәвамында 25 номинация буенча иң компетентлы белгечләр — «С» һәм «D» категорияле иң яхшы машина йөртүче, иң яхшы инженер, иң яхшы электромонтажчы, пешекче, кондитер, официант һәм башкалар ачыкланачак.

Чараның максаты — эшче һөнәрләрне популярлаштыру, яшьләрдә сайлаган һөнәргә карата кызыксыну уяту, хезмәткә иҗади мөнәсәбәт, сәламәт көндәшлек һәм үз һөнәри компетенцияләренә ышаныч тәрбияләү.

Чемпионатның генераль партнерлары — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, «Алабуга» махсус икътисади зонасы.

Гаризаларны ppseralabuga@mail.ru адресы буенча җибәрергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев