Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын онлайн күзәтеп тора алачак

Бу аларга автобусны тукталышта басып көтеп торганчы, ул килеп җиткән вакытка гына чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Алабугалылар үзләренә кирәкле автобус маршрутын «Яндекс.Карты» һәм «2ГИС» хезмәтләре аша күзәтә алачак.
— Хезмәтләргә тоташтыруның техник процессы шактый катлаулы булды һәм күп вакыт таләп итте. Хәзерге вакытта автобусларның маршруты буенча сигналлар системасын билгели торган хезмәт өчен техник биремне үтәү бара, — дип аңлатты шәһәр җитәкчеләре планеркасында АМР башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илназ Миңлебаев.
Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта барлык маршрутлар буенча җәмәгать транспорты хәрәкәтенең яңа расписаниесе төзелә. Пассажир ташучылар үз тәкъдимнәрен инде җиткергәннәр. Бу атна ахырына расписаниене төзү һәм раслау планлаштырыла. Бүгенге көндә барлыгы 23 маршрут эшли: 13 шәһәр, 2 сезонлы, 8 шәһәр яны. Аларга дүрт эшмәкәр хезмәт күрсәтә. Пассажирларны 50 автобус һәм «Газель» ташый.
— 50 торак пунктның 41енә даими автобус йөри, бу Алабуга районы торак пунктларының 82 проценты дигән сүз. Свиногорье, Котловка, Луговая, Бессониха, Атиаз, Мамыловка, Чыршы, Черенга, Токмашка юнәлешләренә автобус йөрми, — дип билгеләп үтте Илназ Миңлебаев.
Ул тукталыш павильоннарының торышы мәсьәләсен дә кузгатты. Шәһәрдә барлыгы 126 тукталыш пункты бар, шуларның 96сы − павильоннар белән, 14ендә сәүдә нокталары, 30 тукталыш пункты павильонсыз (тукталыш мәйданчыгы) урнашкан. Соңгы 4 ел эчендә 47 тукталыш урнаштырылган һәм яңартылган.
Илназ Миңлебаев җәмәгать транспорты эшендә төп проблемалар арасында төп юнәлешләр, мәсәлән, Пролетар урамы һәм 6нчы микрорайондагы Тынычлык проспектлары буенча кайбер маршрутларның булмавын атады. Шулай ук машина йөртүчеләр автобус хәрәкәте графигын үтәмиләр һәм маршрут схемасын бозалар, бигрәк тә кичке вакытта.
— ЮХИДИ һәм прокуратура хезмәткәрләре белән даими күчмә тикшерүләр үткәрергә, шулай ук муниципаль маршрутларга хезмәт күрсәтүче эшмәкәрләр һәм машина йөртүчеләр составы белән профилактик эш алып барырга кирәк, — дип ассызыклады докладчы.
Һәр юл йөрү өчен түләү алып барыла торган исемле пластик карталар кертүгә карамастан, ташучылар тарафыннан социаль йөртү билетлары буенча пассажирларны йөртүдән баш тарту турында халыкның шикаятьләре дә аз түгел. Шуңа күрә "кайнар линия"не кертү турында карар кабул ителде, ул мондый җитешсезлекләрне мобиль рәвештә күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп, шәһәрдә һәм районда транспорт эшен яхшырту белән бәйле барлык сораулар буенча 3-81-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 
— Чыннан да, пассажир ташучылар ягыннан закон бозулар ачыкланды, алар теркәлде. Халыктан шелтәләр килмәсен өчен, шәһәр транспортының ничек йөрүен ай саен күзәтеп торырга кирәк, — диде башкарма комитет җитәкчесе Ленар Нургаянов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев