Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар балык тоту буенча Чемпионатта җиңү яулады

Ярыш мөселман яшьләр арасында үткәрелде. 

Мөхәррәм аеның 14нче көнендә (22нче августта) Азнакай мөхтәсибәте районның «Балык тотучылар клубы» белән бергәлектә мөселман яшьләре арасында Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100-еллыгы Кубогына балык тоту спорт төре буенча Чемпионат узды. Оештыру урыны Азнакай районы Сукаеш авылы буасында, дип хәбәр итә aznakay_islam

Ярышның төп таләбе буенча бер уенчының бары бер генә кармакка балык тотуы рөхсәт ителә. Чемпионат бер турдан тора һәм ул 4 сәгать 30 минутны тәшкил итә. Җиңүчеләр тотылган балыкның күләменнән чыгып билгеләнә. 

Ярышларда Алабуга мөхтәсибәте дә катнашты. Ачык турнирда Данил Гизатуллин беренче урынны яулады. 

Фото Алабуга мөхтәсибәте аккаунтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев