Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар бозлавыкка "кайнар линия"гә шалтратып, зарланырга мөмкин

“ТР АМР төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” МУП “кайнар линия” ачты.

9-90-91 номерына шалтыратып, алабугалылар карны җыештырырга кирәк булган участоклар турында хәбәр итә ала. Предприятие директоры Әмир Закиров сөйләвенчә, халык белән элемтә оперативрак эшләргә ярдәм итәчәк. Төзекләндерү идарәсе шәһәр магистральләренә һәм урамнарга хезмәт күрсәтә. Быел предприятие өчен роторлы ике МТЗ тракторы сатып алынган, тротуарларны чистарту өчен универсаль машина да бирелгән. Күпфатирлы йортларның ишегалларына килгәндә, алар өчен идарәче компанияләр җавап бирә. Ишегалларын кардан чистартуга гаризаларны алабугалылар 5-82-22 номеры буенча калдыра ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев