Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар газетага язылып, лотереяда катнаша ала

Бүген Әбунәчеләр көне узачак.

Бүген Алабугада Габдулла Тукай урамы, 27 адресы буенча урнашкан 4нче почта элемтәсе бүлегендә 14.30 дан 16.30га кадәр Әбунәчеләр көне узачак. Ул 7 июньдә старт алган язылу декадасы кысаларында узачак.

Гадәттәгечә, Әбунәчеләр көненә килгән һәм газеталарга язылган кешеләрне күңелле сюрприз — лотерея көтә. Район газетасына язылган һәркем бүләк алачак.

Шулай ук Әбунәчеләр көне 15 июньдә Тынычлык проспекты, 16 адресы буенча урнашкан 3 нче почта бүлегендә 14.30 дан 16.30га кадәр узачак. 

Язылу декадасы 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә «Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» район газеталарына ташлама белән язып була. Әйтик, 2021 елның II яртыеллыгына «Новая Кама» газетасына язылу бәясе — 768 сум (834 урынына), ә «Алабуга нуры» — 724 сум тора(785 урынына).

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев