Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар Гуляй паркта ВИЧ-инфекциягә тест уза ала

Шулай ук проектның консультантлары замана авыруына карата булган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Җомга, 21 майда, 17: 00 дән 21:00 гә кадәр Гуляй паркта Тест-мобиль булачак, анда теләгән һәр кеше ВИЧ-инфекциясенә тест уза ала. Тест аноним үткәрелә. ВИЧ статусны тикшерү бушлай һәм бик тиз эшләнә. 

Шулай ук проектның консультантлары замана авыруына карата булган барлык сорауларга җавап бирәчәк.
Россиядә хәзер ВИЧ-инфекцияле миллионнан артык кеше яши. Бу ел эчендә генә дә «Җиңү өчен тест» проекты кысаларында 6 меңнән артык кеше үзенең ВИЧ статусын ачыклаган.

Фото: АБНО «Новый век» матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев