Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар мөһим проблемалар белән район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте

Алабугада традицион халыкны кабул итү узды. Аның барышында шәһәрлеләр үз проблемалары белән Рөстәм Нуриевка мөрәҗәгать итә алды.

Гөлшат Ибраһимова Нечаев урамы, 17 адресы буенча капиталь ремонт үткәрү мәсьәләсе белән килде. Аңа хәбәр итүләренчә, 4нче микрорайонда программага эләккән барлык йортларда да капиталь ремонт үткәрелгән инде. Үткән пәнҗешәмбедә әлеге йортта канализация буенча эшләр башланган. Салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү шулай ук башкарылачак, дип ышандырды халыкны «Домуправ-3» идарәче компаниясе директоры Андрей Томилин.
Казан-Богородица хатын-кызлар монастыре башлыгы Нина Шевченко гыйбадәтханә территориясендәге юлны һәм чиркәү янындагы стоянканы төзекләндерүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә территорияне төзекләндерү буенча кайбер эшләр башкарылган инде. 10 машина чүп-чар чыгарылган, иске һәм яраксыз агачлар киселгән. Юлларны төзекләндерү киләсе 2021 елга планлаштырылган.
Алабуга чернобыльчеләре берлеге рәисе Павел Габделгафаров 1986-1990 елларда Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан барлык алабугалыларның фамилияләре язылган дивар урнаштыру үтенече белән килгән. Кабул итүдә әйтүләренчә, бу эшләр шәһәр башкарма комитеты тарафыннан планга кертеләчәк һәм 2021 елның апреленә кадәр чернобыльчеләр скверында мондый стена барлыкка киләчәк. Исегезгә төшерәбез, бүген Алабуга районында 170 ЧАЭС ликвидаторы яши.

Мәгълүмат һәм фото АМР башлыгының матбугат хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев