Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар район башлыгына торак проблемалары белән мөрәҗәгать итте

Моннан тыш Чернобыль АЭС авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларның фамилияләре язылган хәтер стенасын урнаштыру, Алабуга урамнарының берсенә Евгений Привалов исемен бирү, Говоров урамы буенча 10нчы номерлы йорт янында коры каеннарны кисүгә кагылышлы сораулар да яңгырады.

Халыкны кабул итүнең узганында, торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм сорап, Рөстәм Нуриевка Игорь Гнатюк мөрәҗәгать итте.

Ул гаиләсе белән Алабуга районына Донбасстан килгән. Хәзер алар Колосовка авылында элеккеге мәктәп бинасында яши. Хосусыйлаштыру һәм анда теркәлү мөмкинлеге юк. Гнатюк гаиләсе әлеге бинаны милек итеп рәсмиләштерүдә һәм анда теркәлүдә ярдәм итүне сорады.

Җир-милек палатасы вәкиле аңлатканча, бу мәсьәләне техник сәбәпләр аркасында хәл итә алмаганнар. Хәзер чыгу юлы табылган: бүгенге көндә элеккеге мәктәп бинасы торак йорт булып санала, хосусыйлаштыру килешүе рәсмиләштерелгән, документлар Росреестрга тапшырылган.

Бу көнне күп балалы Нужиннар гаиләсе дә ярдәм сорап килгән. Агымдагы ел башында аларның өч игезәк балалары туды һәм яшь парның торак мәсьәләсе кискен тора. Хәзерге вакытта алар әти-әниләре белән яши, әмма зур гаилә өчен урын җитми.

Рөстәм Нуриев аңлатканча, буш муниципаль фатирлар юк, бары тик бүлмәләр генә, әлбәттә, дүрт бала тәрбияләнүче гаилә өчен туры килми. Яраклы фатир булуга, аны Нужиннарга бирәчәкләр.

Артур Балобанов Алабуганың аскы өлешендә яшәүчеләр проблемасын күтәрде. Аның әйтүенчә, Тугаров урамында балалар мәйданчыклары һәм аларга уйнарга урын юк. Район башлыгы биредә футбол манежын төзү планлаштырылуы турында сөйләде һәм башкарма комитет структураларына спорт мәйданчыгы төзү мөмкинлеген карарга йөкләмә бирде.

Шулай ук Чернобыль АЭСында авария нәтиҗәләрен юкка чыгаруда катнашучыларның фамилияләре язылган хәтер дивары урнаштыру, Алабуга урамнарының берсенә Евгений Привалов исемен бирү, Говоров урамы буенча 10нчы йорт янында коры каеннар кисүгә кагылышлы сораулар да яңгырады. Сүз уңаеннан, алар уңай хәл ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев