Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар район газеталарына язылды һәм кыйммәтле бүләкләр алды

Чәршәмбе көнне узган Әбүнәче көне вакытында редакциябезгә кагылышлы күп кенә җылы сүзләр һәм теләкләр ишеттек.

14 сәгать 30 минуттан 16 сәгать 30 минутка кадәр 3нче почта бүлегендә (Тынычлык проспекты, 16) теләге булган һәркем безнең газеталарга — «Новая Кама» һәм "Алабуга нуры«на язылып, бүләк ала алды. Без яраткан әбүнәчеләребез өчен электр чәйнеге, инструментлар җыелмасы, электрогриль, үтүк, термос һәм башка шундый призлар әзерләдек. Тагын бер күңелле бүләк — безнең басмаларга 13 процент ташлама. Ул язылу ункөнлеге кысаларында тәкъдим ителде. Сүз уңаеннан, декада 20 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шул арада газеталарга ташлама белән язылып була. Әйтик, «Алабуга нуры» газетасына язылу бәясе 786 сум урынына 685 сум 8 тиен, ә "Новая Кама«га язылу 834 сум урынына 726 сум 24 тиен тәшкил итә. 

Ольга Михайл кызы, редакция хезмәткәрләре килеп җиткәнче үк, газетага язылу өчен, почтага килгән. Аның әйтүенчә, ул газетага 1967 елдан бирле языла. Гаиләләре белән шәһәрдә нинди вакыйгалар булуын яратып укыйлар, газета битләрендә һәрвакыт файдалы белдерүләр, кирәкле мәгълүмат табалар.

Акция башлануга тормыш иптәше белән бергә почтага Зөлфирә Гарипова да килде:
− Газетаны без инде 5 елга якын алдырабыз. Ул бик эчтәлекле, хәбәрләр, ТВ-программа, белдерүләр рубрикасы бик ошый. Без дә, күршеләребез дә, балаларым да газетадан канәгать. Язылу бәясе дә канәгатьләндерә. Кешеләр, аларның язмышлары турында язмалар күбрәк булса, яхшы булыр иде. Редакция коллективына озын гомер, аның чәчәк атуын телисе килә.

Владимир Николаевич Лебедевка 89 яшь һәм ул бүген дә «Новая Кама» район газетасын укудан туктамый:
− Мин гомер буе "Новая Кама"ны алдырам, тормыш буенча бергә атлыйбыз. Газета аркылы Алабуганың яшәеше турында күп мәгълүмат беләм. Менә бүген дә киләсе яртыеллыкка язылырга килдем, — ди ул.

Исегезгә төшерәбез, район газеталарын альтернатив язылудан файдаланып та яздырып була. Бу очракта язылу бәясе 460 сум тәшкил итәчәк, һәм газетаның яңа саннарын редакциядән (Төзүчеләр урамы, 16а), яки Үзәк китапханәдән һәм шәһәр Мәдәният сараеннан алырга кирәк булачак. Ә дүшәмбе көнне редакциядә язылучыларның барысын да бүләкләр көтә.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев