Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар шәһәрнең кайсы территориясен төзекләндерүне үзләре хәл итә алалар

25 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «ТР Дәүләт хезмәтләре» порталында 2021 елда төзекләндерү өчен территорияне сайлау буенча беренчел объектларны билгеләү буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрелә. Алабугалыларны тавыш бирүдә катнашырга чакыралар.
Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:
— Дәүләт хезмәтләре порталына керергә;
— «Халык сораштырулары» вкладкасын сайларга;
— «2021 елга Татарстан Республикасында җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча беренчел объектларны билгеләү буенча тавыш бирү» бүлеген ачарга;
— "Алабуга районы"н сайлап алырга;
— ошаган объект өчен тавыш бирергә.
Алабуга буенча тавыш бирүдә берничә территория катнаша — Георгий паркы, Тукай бульвары, Тойма яр буе һәм башкалар.
25 сентябрьгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев