Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар "Татар моңы" бәйгесендә җиңү өчен көрәшәчәк

Алабугалылар “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу турларында катнаша.

Сайлап алу турлары бу елның 15 мартына кадәр уза, әмма инде бүген үк Алабугадан икенче турга кемнәр үтүе билгеле булды. Алар – шәһәр мәдәният йортының “Рәйхан” халык вокаль ансамбле солисткасы Раушания Гыйбадуллина һәм Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең “Музыкаль эстрада сәнгате” фәнни-цикл комиссиясе укытучысы Айзилә Вахитова. Конкурс шартлары буенча, һәр турда икешәр татар халык җырын башкарырга кирәк, шуларның берсе – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров репертуарыннан. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән конкурска аның исеме бирелде. Конкурсның II туры 2020 елның 17-18 апрелендә Казан дәүләт мәдәният институтында узачак. III тур19 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә. Гала-концерт 2020 елның 21 апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев