Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабугалылар татар телен онлайн-мәктәптә бушлай өйрәнә алачак

Онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2013 елда оештырылды.

Хәзер татар телен өйрәнү күпкә уңайлырак. Теләге булган һәркем татар телен «Ана теле» онлайн-мәктәбендә өйрәнә ала. 

Укыту өчен эшләнгән материаллар грамматика, лексика һәм фонетиканы өйрәнү өчен кулланылучы дәресләр, видеофильмнар, аудиороликлардан тора. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр ителә.

Бушлай онлайн-мәктәп ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2013 елда оештырылган иде. Онлайн-мәктәптә дәресләр катлаулыгы буенча дүрткә бүленә — А1, А2, B1,B2. Проект 72 бүлектән, 288 дәрес, 1676 күнегү, 288 видеоклип, 10950 аудиофайлдан тора.

2013 елдан башлап онлайн-мәктәпне 142 илдән 150 меңнән артык укучы узды, 8 миллионнан артык уку сәгате, 5 миллион дәрес һәм 80 меңнән артык сөйләшү дәресе үткәрелде, дип хәбәр итә оештыручылар.

Теләгән һәркем әлеге проектка кушыла ала, моның өчен сайтта теркәлергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев